news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда табиблар хастаханәгә салудан баш тарткан үсмернең үлем сәбәбен ачыклыйлар

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) Татарстанда табиблар Республика балалар клиник хастаханәсенә салудан баш тарткан үсмернең үлем сәбәбен ачыклый, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда бер үсмернең вафат булуы турында мәгълүмат чыкты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, ул табибларга муены авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән, әмма медиклар аны хастаханә салудан баш тарткан. Икенче көнне ул өендә вафат булган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, биредә Осиново бистәсендә яшәгән 16 яшьлек үсмер хакында сүз бара, аңа кан тамырлары дистониясе диагнозы куйганнар һәм берничә хроник авыру тапканнар. Үсмер неврологта исәптә торган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ведомство аппаратында Татарстан прокуроры күрсәтмәсе белән үсмернең үлем сәбәпләрен ачыклауны махсус контрольгә алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100