news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем нигезендә эшли торган ярдәмче булдырачаклар

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем нигезендә эшли торган ярдәмче булдырачаклар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда табиблар өчен ясалма фәһем технологияләре нигезендә эшли торган ярдәмче булдырырга планлаштыралар. Идеянең инициаторлары – Казан дәүләт медицина университеты һәм «Иннополис» университеты. Бу хакта журналистларга медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Без үзебезнең зур медицина экспертизабызны һәм Иннополисның технологик чараларын берләштерәчәкбез. Ясалма фәһем сәламәтлек саклау системасын тагын да нәтиҗәлерәк итә ала», – диде ул.

Ярдәмчене башта Татарстанда кертәчәкләр, аннан соң технологияне башка төбәкләргә дә сатарга мөмкиннәр. Ул табибларга гына түгел, пациентларга да ярдәм итәчәк, дип өстәде Фаррахов.

Бүгенге көндә медицина өлкәсендәге сорауларга җавап бирә ала торган ясалма фәһем модельләре бар, әмма аларның сыйфаты бик бәхәсле, дип аңлатты ТР Вице-премьеры Роман Шәйхетдинов «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot