news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда табиблар гриппка тестны ПЦР алымы белән ясый

Татарстанда гриппка ПЦР алымы белән тест ясыйлар. Бу хакта журналистларга сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Гриптта да, коронавируста да аппарат шул ук, башка реагентлар гына кулланыла», - диде министр.

Марат Садыйков сүзләренчә, ковид чоры тәҗрибәсен исәпкә алганда, лабораторияләргә зур эш күләмнәре куркыныч түгел.

Министр диагноз кую этабында коронавирусны грипптан аеру мөһимлеген искәртте, чөнки алар төрлечә дәвалана. Тын юллары белән бәйле йогышлы авырулар (ОРВИ) бертөрлерәк дәвалана, дип әйтте.

  • ПЦР – йогышлы авыру китереп чыгарган вирус һәм бактерияләрне ачыклау өчен лабораториядә тикшерү ысулы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100