news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда табиблар авыруларны кабул итә башлады

Медицина учреждениеләре куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш.

Татарстанда табиблар авыруларны кабул итә башлады

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Татарстан табиблары кабат планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме күрсәтә һәм халыкка планлы профилактик медицина тикшерүләрен үткәрә башлады. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Cоvid-19 коронавирусының таралу куркынычы булу сәбәпле, дәүләт һәм шулай ук шәхси медицина учреждениеләре билгеле бер куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш, диделәр ведомствода.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, өлкәннәрне дә, балаларны да алдан язылу буенча катгый аерым вакытта кабул итәргә кирәк. Вакцинацияне шулай ук чакыру буенча һәм аерым вакытта оештыру мөһим. 

news_right_1
news_right_2
news_bot