Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төзелгән корабльләр Сүриядә Ислам дәүләте позицияләренә һөҗүм ясады
Каспий флотилиясе ракеталы корабльләренең 4се "Ислам дәүләте" (ИГ) позицияләренә канатлы ракеталары белән 26 тапкыр аткан
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Сүриядә Россия Хәрби диңгез флотының ракеталы 4 корабле Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) террорчылык төркеме позицияләренә һөҗүм ясаган. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда белдерде, дип яза РБК.
"Соңгы ике тәүлектә төрле разведкалар вакытында Ислам Дәүләте төркеменең күптөрле идарә, хәрби сугыш кирәк-яраклары складлары, хәрби техника, боевикларның өйрәнү узу лагерьлары табылган. Бүген аларны юк итүгә, авиациядән тыш, Каспий флотилиясе корабльләре җәлеп ителде", - диде Шойгу.
Каспий флотилиясенең ракеталы 4 корабле "Ислам дәүләте" позицияләренә канатлы ракета белән 26 тапкыр атып, 11 ноктага һөҗүм ясаган. Объектив контроль мәгълүматлары буенча, барлык нокталар да юк ителгән", - диде министр.
"1500 чакрым ераклыктан Каспий диңгезе акваториясеннән" һөҗүм итү һәм барлык нокталарны да юк итү "оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрнең яхшы әзерлеге һәм личный составның яхшы өйрәтелгән булуы турында сөйли", дип билгеләп үтте Путин.
Россия Хәрби-диңгез флоты Каспий флотилиясе составына «Татарстан» һәм «Дагестан» ракеталы корабльләр, «Свияжск», «Углич» һәм «Великий Устюг» кече ракеталы корабльләр, шулай ук кече артиллерия корабльләре, артиллерия катерлары, десант катерлары керә.
Путин Россия хәрбиләре гамәлләрен уңай бәяләде. "Без террорчыларга каршы операцияләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын беләбез. Әлбәттә, әле нәтиҗә ясарга иртә, ә башкарылган гамәлләр уңай бәягә ия", - диде ул һәм Шойгуга Сүрия буенча АКШ ,Төркия, Согуд Гарәбстаны, Иран һәм Ирак белән үзара элетмәләрне дәвам итүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз