news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төзелештә эшче һәлак булган

Фаҗига бүген иртән Чаллыда төзелеш мәйданында булган.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген иртән Чаллыда төзелеш мәйданнарының берсендә өстенә бетон плитә төшеп, 60 яшьлек эретеп ябыштыручы һәлак булган. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе “Төзелеш эшләре алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига төзелештә өченче кешенең куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан.

“Домкор” төзелеш компаниясе офисында тентү бара. Тикшерү эшләре дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot