news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзелештә башнялы кран ауган

Гадәттән тыш хәл бүген Биектау авылында булган.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда төзелештә башнялы кран ауган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Биектау авылында төзелеш мәйданчыгында кран аву турындагы хәбәр 112 номерына бүген төнлә килгән.

«КАМАЗ» йөк машинасы базасындагы төзелеш краны йөк белән бергә янга таба ауган. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга бригада эшчеләре, Биектау янгын-коткару гарнизоны башлыгы һәм Эчке эшләр бүлеге оператив төркеме килгән.

Кранны торгызу өчен аның көянтәсен сүтеп, махсус техника ярдәмендә «КАМАЗ»ны тәгәрмәчкә бастырганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100