news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзелешкә рөхсәт алу вакыты 5 эш көненә кадәр кимиячәк

Киләсе ел башыннан төзелешкә рөхсәт бирү хезмәтен электрон рәвештә дә алып булачак.

Татарстанда төзелешкә рөхсәт алу вакыты 5 эш көненә кадәр кимиячәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2020 ел башыннан Татарстанда төзелешкә рөхсәт алу вакыты кыскарачак. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә төзелешкә рөхсәт бирү вакыты 7 көн тәшкил итә. 2020 елның 1 гыйнварыннан ул 5 эш көне тәшкил итәчәк. Без бу эшне алдан ук башкардык. Ел ахырына кадәр барлык муниципаль берәмлекләр белән дә эшне төгәлләячәкбез. Муниципаль районнарның регламентларында аларның бу хезмәтне (шул исәптән, электрон рәвештә дә) 5 көн эчендә тәкъдим итәргә тиешлеге язып куелачак», - диде Кудряшев.

Киләсе ел башыннан төзелешкә рөхсәт бирү хезмәтен электрон рәвештә дә алып булачак. Әлеге проект, республикада яшәүчеләр төзелеш өлкәсендәге хезмәтләрне тизрәк һәм гадиләштерелгән тәртиптә ала алсын өчен, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100