news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзекләндерелгән көллият һәм техникумнар саны ел ахырына 48 булачак

2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрүгә республика бюджетыннан 681 млн сум акча бүленгән.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). 2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Алдагы елларда төзекләндерелгәннәрен исәпкә алып санаганда, Татарстанда мондый уку йортлары саны 2018 ел азагына 48 булачак. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары базасындагы ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2014 елдан тормышка ашырылып килә.

2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрүгә республика бюджетыннан 681 млн сум акча бүлеп бирелгән.

“Программа гамәлдә булган дүрт ел эчендә 2,7 млрд сумга 37 һөнәри мәгариф оешмасы төзекләндерелде”, - дип күрсәтелгән министрлык матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ресурс үзәкләрдә урта һөнәри белем бирү программасы нигезендә төбәк икътисадында ихтыяҗ булган квалификацияле кадрлар әзерләнә. Моннан тыш, ресурс үзәкләрендә укытучыларның һәм производство мастерларының квалификациясен күтәрү программасы эшләп килә.

Узган ел республикада 681 млн сумга 10 техникум һәм көллият төзекләндерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100