news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзәтү колонияләрендә вәгазь атналыгы уза

Тоткыннар белән әңгәмәләрдә гөнаһларның гафу ителүе һәм тәүбә шартлары мәсьәләләре күтәреләчәк.

(Казан,20 март, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имамнары республикада колонияләрдә вәгазь атналыгы башлап җибәрде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре бүген Казан шәһәренең 18 нче төзәтү колониясендә булдылар. Шулай ук аларга 19 нчы колониядә, Казан шәһәре СИЗО №1, Яшел үзән районы Карамалы Тау авылында урнашкан 5 нче колониясендә вәгазьләр белән чыгыш ясаячак.

Тоткыннар белән очрашуда нәсыйхәтләр бирәчәкләр, ислам нигезләре турында сөйләячәкләр, дин гыйлеме һәм пәйгамбәрләр тарихы буенча мөһим сораулар караячаклар. Колонияләрдә утыручыларны татар рухи мирасының күпгасырлык һәйкәлләре һәм күренекле татар дин галимнәренең эшчәнлеге, хезмәтләре, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга бәйле мәгълүматлар белән таныштырачаклар. Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге вәкилләре шулай ук әхлак кагыйдәләре һәм ислам диненең традицион кыйммәтләре турында сөйләячәк. Моннан тыш, тоткыннар белән әңгәмәләрдә гөнаһларның гафу ителүе һәм тәүбә шартлары мәсьәләләре күтәреләчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасының барлык төзәтү колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләре бар, аларда махсус әзерлекләр узган имамнар хезмәт кыла. Республика колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләренә 500дән артык тоткын йөри, алар намаз укыйһәм Коръән өйрәнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100