Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төтен таралган фатирдан 78 яшьлек хатын-кызны коткарганнар
Янгын Яшел Үзән районы Әйшә авылында торак йортның подвалында чыккан.
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстанда төтен таралган фатирдан 78 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әйшә бистәсендә торак йортның подвалында янгын чыгу турынлагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына төнлә килгән. Шаһитлар подвалдан төтен чыгуы турында хәбәр иткән.
Һәлакәт урынына 53нче һәм 153нче янгын сүндерү-коткару хезмәтләре барган. Янгын сүндерүчеләр күпфатирлы торак йортның подвалында янгын чыгуын ачыклаган.
Бу йортта яшәүче 40 кеше бинадан үзләре чыга алган. Күршеләр коткаручыларга икенче катта өлкән яшьтәге хатын-кыз булырга мөмкинлеге турында хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр 78 яшьлек хатын-кызны төтен таралган подъездан саф һавага чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табиблары кулына тапшырганнар.
Янгын чыгу нәтиҗәсендә 25 квадрат метрда чүп-чар, мебель һәм урын-җир янган.
Янгын ут белән сак эш итмәүдән чыккан булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз