news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төшерелгән «Мулла», «Байгал» милли фильмнары Кыргызстанда күрсәтеләчәк

Фильмнарны «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә.

Татарстанда төшерелгән «Мулла», «Байгал» милли фильмнары Кыргызстанда күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 23 -25 май көннәрендә Кыргызстан Республикасында Татарстан киносы көннәре үткәрелә. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Кыргызстан тамашачысы режиссерлар Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскәровның «Мулла», Илдар Ягъфәровның «Байгал», Салават Юзеевның «Корбан-роман» тулы метражлы фильмнарын, Илшат Рәхимбайның «Гастарбайтер», «Ышанмыйм» и «Күзалла» кыска метражлы фильмнарын күрә алачак.

Татарстана режиссерлары эшләре Бишкекның «Октябрь» кинотеатрында һәм Чыңгыз Айтматов исемендәге Кино йортында күрсәтеләчәк.

Фильмнарны «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Делегация составында Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, режиссерлар Салават Юзеев һәм Илшат Рәхимбайлар бар.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, делегация Кыргызстан кинемтографистларына Чыңгыз Айтматовның соңгы еллары белән бәйле уникаль фото һәм видеоматериаллар тапшырачак. Әлеге архив материаллары бөек язучының 90 еллыгына багышланган копродукциягә кертеләчәк. Очрашуларда ике республиканың алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре дә каралачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot