news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төшерелгән ике фильм Азия халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителә

Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә үткәрелүче Азия халыкара кинофестивалендә жюрида "Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова да була.

Татарстанда төшерелгән ике фильм Азия халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителә
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Татарстанда төшерелгән “Байгал һәм “Киллер” фильмнары Азия халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кертелгән. Бу хакта "Татаркино" оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә үткәрелүче Азия халыкара кинофестивалендә Татарстанны "Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров, драматург, сценарист Мансур Гыйләҗев тәкъдим итә. Миләүшә Айтуганова кинофестивельдә жюри әгъзасы буларак катнаша.

“Байгал” тулы метражлы фильмның режиссеры һәм баш продюсеры - Илдар Ягъфәров, сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев, продюсер һәм төп рольләрнең берсен башкаручы – Миләүшә Айтуганова. "Киллер" кыска метражлы фильмы Салават Юзеевның татарометражкаларының берсе.

Тагын ике кинокартина – Илшат Рәхимбайның “Катлаулы бизәк” документаль фильмы һәм “Овертайм” лентасы конкурстан тыш күрсәтелә.

  • Шарм-эль-Шейхта үткәрелүче Азия халыкара кинофестивалендә 26 илдән 58 фильм күрсәтелә. Кинофестиваль 8 мартта ябыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100