news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төшерелгән фильмнар аншлаг белән күрсәтелә

Иртәгә "Мир" кинотеатрында Ренат Кәримов-Сайганың «Остазбикә» һәм Нәсүр Юрушбаевның «Нигез йорт» кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк.

Татарстанда төшерелгән фильмнар аншлаг белән күрсәтелә
архив

(Казан, 26 август, «Татар-информ»).  Татарстанда төшерелгән фильмнар бу көннәрдә «Мир» кинотеатрында аншлаг белән бара. Бу хакта «Татаркино» оешмасы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Казанда 23 августтан 31 августка кадәр Татарстан киносы көннәре бара. Әлеге вакыт эчендә тамашачыга 13 фильм тәкъдим ителә. Болар барысы да соңгы ике елда Татарстанда төшерелгән фильмнар.

«Татаркино» оешмасы хәбәр итүенчә, тамашачы символик бәягә заманча фильмнар карау өчен алдан билет алып куярга ашыга. Кинотеатрда фильм карау белән бергә аның режиссерлары белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылган. Тамашачы фильмга карата фикерен әйтә, сорауларын бирә.

Бүген тамашачыга Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмы тәкъдим ителде. Иртәгә Ренат Кәримов-Сайганың Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Остазбикә» һәм Нәсүр Юрушбаевның «Нигез йорт» кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк.

Татарстан киносы көннәре 31 августта Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе белән төгәлләнәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100