news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен октябрь аенда үткәрү планлаштырыла

Киләсе елда Төрекмәнстанда Татарстан көннәре узачак.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда октябрьдә Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре узачак. Ашхабадта Татарстан көннәрен уздыру 2020 елның икенче декадасына планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Октябрьдә Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла. Ашхабадта Татарстан көннәре план буенча киләсе елның икенче декадасында узачак», - дип сөйләде спикер.

  • Төрекмәнстан - Үзәк Азиядәге дәүләт. Ул көнбатыштан Каспий диңгезе сулары белән юыла. Кказахстан, Үзбәкстан, Әфганстан һәм Иран белән чиктәш. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, Төрекмәнстанда бүгенге көндә 15 мең татар яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot