news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәрбиягә алган кызын үтерүдә гаепләнүче фермер 19 елга хөкем ителде

Тикшерү фаразы буенча, 9 яшьлек кызны тәрбиягә алган әтисе 2018 елның августында бик каты кыйнаган.

Татарстанда тәрбиягә алган кызын үтерүдә гаепләнүче фермер 19 елга хөкем ителде
Гульнара Аухадиева

(Казан, 16 март, «Татар-информ, Гөлнара Әүхәдиева ). Татарстан Югары суды Алексеевск районында 9 яшьлек кызны кимсетү, газаплау, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү һәм үтерү эше буенча Григорьевларга хөкем карары чыгарды.

Роман Григорьев үз эшен присяжныйлар каравын сорады. 4 мартта присяжныйлар аны 9 яшьлек кызын үтерүдә һәм мыскыл итүдә гаепле дип тапкан, әмма, алар фикеренчә, ул мәрхәмәткә лаек. Аның хатыны Элланы кыз баланы җәберләүдә гаепле дип табалар.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Элла һәм Роман Григорьевлар тәрбиягә алган дүрт баланы берничә ел дәвамында даими рәвештә мыскыл иткән — аларны үзләре булмаганда өйгә керүне тыйган, хуҗалыкта авыр эш башкарырга мәҗбүр иткән, кечкенә генә гаеп өчен металл таяк белән кыйнаган.

2018 елның августында гаилә башлыгы 9 яшьлек кызын, комлыкта уйнаганда күлмәген пычраткан өчен, кыйнаган. Ир берничә тапкыр балага кисәтү ясаган, ә аннан соң аңа йодрыклары белән ташланган. Алган җәрәхәтләрдән кыз шунда ук үлгән.

Бүген Татарстан Югары суды Григорьевларны гаепле дип тапкан һәм 41 яшьлек Роман Григорьевка 19 ел катгый режимлы колония билгеләгән, 39 яшьлек Элла 7 елга гомуми режимлы колониягә озатылачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 9 яшьлек баланың үле гәүдәсе республиканың Алексеевск районы Красная Горка авылындагы йортларның берсендә пешкән һәм кыйналган эзләрбелән табылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100