news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Төп йорт" гаилә ансамбльләре фестивале старт алды

Октябрь аенда Республика буенча зональ турлар узачак, анда талантлы гаиләләр көч сынашачак.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). "Төп йорт" ("Отчий дом") Татарстанда яшәүче халыкларның гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурс үз эшен башлап җибәрде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фольклор сәнгате белгече Эльмира Каюмова хәбәр итте.

Проектны Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра. Бу фестиваль иң беренче тапкыр 1991 елда үткәрелгән иде. Әмма  төрле сәбәпләр аркасында тукталып торды. Проект "Төп йорт" исеме белән быел беренче тапкыр уздырыла. Октябрь аенда Республика буенча зональ турлары бара. Конкурс 5 номинация буенча үткәрелә: фольклор, музыка коралларында уйнау, вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать. Гаилә чыгышларын Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре бәяли. Жюри рәисе - сәнгать белгече Эльмира Каюмова.

 "Эшләрем бик тыгыз булса да, фестивальдә катнашырга булдым, чөнки бу искиткеч мөһим чара, - ди Эльмира Каюмова. - Гаилә традицион кыйммәтләрне саклау һәм дәвам иттерүдә төп роль уйный.  Хәзерге гаилә төркемнәренә игътибар биреп, аларны таныту - изге эш дип саныйм".
 
Узган шимбәдә Саба районы мәдәният йортында Арча, Балтач, Кукмара, Лаеш, Биектау, Питрәч, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан килгән катнашучылар көч сынашты. Беренче зональ тур югары дәрәҗәдә оештырылды, ди проект авторлары.
 
"Төп йорт" дип аталган гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурска йомгак 25 ноябрьдә Питрәч районы үзәгендә ясалачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100