news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төп чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак

Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстан Министрлар Кабинеты республикада төп чыршы бәйрәмен үткәрү көнен билгеләгән. Ул Казанда 25 декабрьдә узачак.

Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак. Шулай итеп, Татарстан Хөкүмәте яшь татарстанлыларны казанышлары өчен бүләкләргә карар иткән.

Моннан тыш, чыршы бәйрәменә социаль имин булмаган категория балалары һәм үсмерләре чакырылачак. Яңа ел тамашасына чакыру - катлаулы финанс һәм көнкүреш шартларда яшәүче балаларга үзенчәлекле ярдәм.

Карарда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының республика чыршы бәйрәмен «Татнефть-арена» боз сараенда үткәрү тәкъдиме расланган.

Чараны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы бөтен муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитетлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100