news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә янгында үлгән икенче кешенең мәетен тапканнар

Беренчел мәгълүмат буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә янгында үлгән икенче кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Лениногорск районының Федотовка авылында төнлә шәхси йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәетен тапкан.

Хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, йорт хәрабәләрен тикшергәндә, бу йортта яшәүче икенче кешенең дә мәете табылган. Беренчел мәгълүмат буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100