news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә температура -1 градуска кадәр төшәчәк

Республика территориясендә куркыныч агрометеорология күренешләре турында кисәтү игълан ителде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә температура -1 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республика территориясендә куркыныч агрометеорология күренешләре турында шторм кисәтүе игълан ителде», - диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Төнлә сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә (21 һәм 22 майда) Татарстан территориясендә урыны белән температура -1 градуска кадәр төшәчәк. Казанда минус температурасы сишәмбе - 21 май төнендә көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100