news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә салкынайта

Көндез республиканың күпчелек районнарында 7 градуска кадәр җылыта

  (Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда – бозлавык.
Төнлә температура 4-9 градуска төшәчәк, аязганда – 12 градуска кадәр. Көндез 2-7 градус җылы булачак.
Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. 18 март төнендә температура 4-6 градус салкын тәшкил итә, кайбер урыннарда - 9 градуска кадәр. Көндез 6 градуска кадәр җылытачак.
19 март төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Республика буенча температура 4-9 градус салкын, аязганда - 12 градуска кадәр. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100