Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда төнлә һәм көндез буран көтелә
Республиканың күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык фаразлана.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 13 декабрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк.
Татарстанның күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә – уртача тизлектә, урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәюе көтелә.
Һава температурасы төнлә һәм көндез – 0..-5, республиканың көнчыгышында -9 градус булачак.
Казанда синоптиклар фаразлары буенча төнлә болытлы, кар ява, буран кузгалачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә – уртача тизлектә, урыны белән секундына 16 метрга кадәр. Минималь һава температурасы -3..-5 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Көндез болытлы һава торышы күзәтелә, кар ява, буран көтелә. Көндезге максималь һава температурасы – 0..-2 градус булачак. Юлларда бозлавык, дип җиткерә синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз