news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

Аязганда һава температурасы -19 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстанда һава торышы аязучан болытлы һава була. Көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана.

Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы — 3 градустан 8 градуска кадәр салкын.

Юлларда бозлавык күзәтелә, дип кисәтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot