news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә кырау төшүе ихтимал

Дүшәмбе көнне +4...+9 градус җылы булачак.

Татарстанда төнлә кырау төшүе ихтимал
Михаил Захаров/архив

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 23 сентябрьдә төнлә Татарстан территориясендә урыны белән һавада минус 1 градуска кадәр, туфракта минус 2 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез термометр баганалары +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

23 сентябрьдә шулай ук бераз яңгыр, урыны белән юеш кар көтелә. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Урыны белән көчле җил күзәтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100