news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнлә буран һәм көчле җил көтелә

Юлларда бозлавык булачак.

Татарстанда төнлә буран һәм көчле җил көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе төндә Татарстанда һәм Казанда урыны белән буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Буран аркасында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

Иртәгә, 6 декабрьдә, көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр) җитәчәк. Шул ук вакытта республика башкаласында юлларда төнлә бозлавык көтелә, ә районнарда көндез дә бозлавык була.


news_right_1
news_right_2
news_bot