Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төнлә 26 градуска кадәр салкын булачак
Республика территориясендә һава торышын Себер антициклоны билгели.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 декабрьдә, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшем булу ихтималы аз. Юлларда бозлавык хасил була. Төньяк-көнбатыштан көчле җил булачак, дип искәртә синоптиклар.
Төнлә төбәктә һава температурасы -14.. -19 градус, аязган вакытта -21..-26 градус булачак. Көндез -8..-13 градус булуы көтелә.
Метеорологлар фаразы буенча, Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль салкыннар торачак. Республика территориясендә һава торышын әлегә Себер антициклоны билгели, дип хәбәр иткән идек.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз