news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төнге янгында һәлак булган ике кеше абыйлы-энеле туганнар булуы ачыкланды

Һәлак булган өченче ир-атның шәхесе ачыклана.

Татарстанда төнге янгында һәлак булган ике кеше абыйлы-энеле туганнар булуы ачыкланды
Татарстан прокуратурасы

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанда төнге янгында һәлак булган ике кешенең абый һәм аның туганнан туган энесе булуы ачыкланган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га шул хакта сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» республиканың Әлмәт районындагы Колшәрип авылында төнге сәгать өчтә 100 квадрат метр мәйданлы шәхси йорт януы турында хәбәр иткән иде.

Һәлак булучылар 58 яшьлек абый кеше һәм аның туганнан туган 29 яшьлек энесе булган. Өченче ир-атның шәхесе билгеләнә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Тикшерү барышын прокуратура контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot