Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшә
Алдагы көннәрдә республикада җепшек кар явуы көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(12 март, Казан, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле.
13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта, дип фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак.
14 мартта шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән кар һәм җепшек кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә минималь температура -3тән -8 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр, көндез максималь температура -3тән 2 градуска кадәр булыр дип көтелә. Юлларда шулай ук бозлавык сакланачак, игътибарлырак булыгыз.
Бүген, көндез һаваның максималь температурасы 2 градуска кадәр җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз