news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, тәмәкегә каршы канунны бозган өчен, 2,3 миллион сум штраф салынган

Административ җаваплылыкка 239 хокук бозучы тартылган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 9 аенда Роспотребнадзор белгечләре Татарстанда тәмәкене ваклап сатуның 293 ноктасын тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Тирә-юньдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы» Федераль канунны бозган өчен 241 штраф салынган, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Административ җаваплылыкка 239 хокук бозучы тартылган. Шул ук вакытта тәмәкегә каршы канунны бозучыларга карата салынган штрафлар суммасы 2,3 миллион сумманы тәшкил иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100