Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тәүлеклек сөт җитештерү 2,6 процентка арткан
Бүгенге көнгә республика буенча тулаем сөт савымы 3,9 мең тоннадан артык тәшкил итә.
(Казан, 11август, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлеклек сөт җитештерү 2,6 процентка арткан. Бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (31,2 кг), Мамадыш (27,6 кг), Кукмара (24,5 кг), Саба (24,3 кг) һәм Балтач (23 кг) районнары лидерлар булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Бүгенге көнгә республика буенча тулаем сөт савымы 3,9 мең тоннадан артык тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 101,7 тоннага күбрәк», — диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, бер көн эчендә 115,9 тоннага күбрәк сөт сатылган, бу узган елга караганда 103% тәшкил итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тоннага җиткән, бу 2019 елның шул ук күрсәткеченнән 5% ка артыграк.
Татарстанда, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Удмуртиядә һәм Башкортстанда, шулай ук Алтай краенда иң күп сату күләмнәре билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз