Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 17 427 очрагы ачыкланган.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 60 очрагы теркәлгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар.
Казанда — 34, Чаллыда — 7, Нурлат районында — 6, Түбән Кама районында — 5, Алексеевск районында — 2, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш, Чистайда - берәр авыру очрагы теркәлде.
Бүгенге көндә республикада 17 427 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Барлыгы 61 108 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 7 621), шуларның 10 208 кеше икенче доза алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз