Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган
Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 5 мең 959 кеше авырды.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы 5 мең 959 очрак булды», — диде спикер.
Аның сүзләренчә, авыруны элемтә юлы белән йоктырган 928 татарстанлыны һәм чит илләрдән килгән тугыз кешене табиблар күзәтә.
Тәүлек эчендә коронавирска 4535 тест үткәрелгән.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың дүрт кешесе терелгән. ИВЛ аппаратына 29 кеше тоташтырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз