Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 50 очрагы ачыкланган
Авыручыларның күбесе – 23 кеше Казанда яши.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йоктыруның яңа 50 очрагы теркәлгән, шуларның берсе генә читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«19 кеше хастаханәгә урнаштырылды. Авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 31 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.
Авыручыларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрг аралыкта, алар 17 кеше. Шулай ук 50 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр булган уникешәр кешедә әлеге авыру ачыкланган.
Авыручыларның күбесе Казанда — алар 23 кеше. Шулай ук Чаллыда 18 кеше, Түбән Кама районында 3 кеше авырый.
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында Covid-19 авыруының 3244 очрагы ачыкланган. Аларның күбесе инде терелгән, шул исәптән 74 кеше — узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз