Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 31 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда барысы 5 841 авыру очрагы теркәлгән.
(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 31 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барысы 5 841 очрак бар», — дип хәбәр итте спикер.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев тәүлек эчендә 58 кешенең коронавирустан дәвалануын өстәп әйтте. 34 кеше ясалма сулыш ясау аппаратына тоташтырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз