news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 30 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә коронавирустан 7 кеше терелгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 30 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 30 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«4 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 26 кеше өйдә дәвалана. Коронавирус таралу башланганнан бирле Татарстанда 4750 кеше терелгән, узган тәүлектә 7 кеше дәваланган".

Авыручыларның иң күбе - Казанда (15 кеше). 10 августка Татарстанда 5902 Covid-19 очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot