news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сауган Кукмара районын Президент котлады

«Авыл җирендә эш беркайчан да җиңел булмады, әмма сез хезмәтегезне яратып, технологик процессларны даими рәвештә камилләштереп, эш сөючәнлегегез, мактаулы нәтиҗәләрегез белән республикабызда дан тотасыз», диелә Татарстан Президенты котлавында.

Татарстанда тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сауган Кукмара районын Президент котлады
архив tatarstan.ru

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында беренчеләрдән булып тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алган кукмаралыларны котлады. Ул Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка һәм Кукмара районының барлык авыл кешеләренә котлау телеграммасы юллады. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хөрмәтле Сергей Димитриевич! Хөрмәтле Кукмара муниципаль районы авыллары кешеләре! Чын күңелемнән сезне хезмәттәге яңа казанышыгыз — Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында беренчеләрдән булып тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алуыгыз белән котлыйм.

Бу безнең республика икътисады өчен бик мөһим, сөт терлекчелеген үстерүгә кертелгән зур өлеш, шулай ук Татарстанның башка районнары хезмәтчәннәре өчен бик яхшы үрнәк һәм алга бару өчен стимул да. Сезнең тырыш, бердәм хезмәтегез бик зур ихтирамга лаек, һәм мин барлык кукмаралыларга — терекчеләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, башка белгечләргә һәм район җитәкчелегенә максатчан һәм системалы эшегез, уртак зур максатка ирешүдә һәркемнең шәхсән катнашуыгыз өчен рәхмәтлемен.

Авыл җирендә эш беркайчан да җиңел булмады, әмма сез хезмәтегезне яратып, технологик процессларны даими рәвештә камилләштереп, эш сөючәнлегегез, мактаулы нәтиҗәләрегез белән республикабызда дан тотасыз. Алга таба да яңа казанышлар, бөтен эшләрегездә уңышлар телим. Көч-куәт, нык сәламәтлек, бәрәкәт һәммәгезгә дә», диелә телеграмма текстында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100