news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүге бала өчен пособие алучылар фаразланган күрсәткечтән 31 процентка арткан

Татарстанда яшәүче 6 мең 27 хатын-кыз беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык акчалата пособие алачак.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, беренче бала тууга бәйле рәвештә яңа айлык акчалата пособиене Татарстанда яшәүче 6 мең 27 хатын-кыз алачак. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул рәвешле, беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык пособие алырга дәгъва кылучылар саны 31 процентка арткан.

Быел республикада яшәүче беренче баласын тапкан әниләр өчен пособиенең күләме 8 мең 490 сумга тигез. Ул 2017 елның икенче кварталы өчен төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына туры килә.

Айлык пособиеләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын дөньяга китергән яки уллыкка алган хатын-кызларга бирелә. Әни кеше дә, бала да Россия гражданины булырга һәм аның территориясендә яшәргә тиеш. Гаиләнең җан башына уртача кереме 2017 елның икенче кварталы өчен хезмәткә сәләтле халыкның бер ярым күләмендәге яшәү минимумыннан, ягъни 13 мең 713 сумнан артмаска тиеш.

Айлык акчалата түләү бер елга билгеләнә. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яңадан мөрәҗәгать итәргә кирәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot