news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда түбән урнашкан биш күпер әле дә су баскан килеш кала

Астраханка авылында өй янындагы алты участок су баскан килеш тора.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда түбән урнашкан биш күпер су баскан килеш тора, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

21 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Кыят, Черки-Кильдурузы, Архангельск бистәсе, Тымытык һәм Үрнәк торак пунктларында түбән күперләр әле дә су баскан килеш тора.

Астраханка авылында өй янындагы алты участок кар сулары астында кала. Шулай ук Качелино торак пунктына бара торган юл да су астында калган.

Кичә республиканың Балык Бистәсе районында автоюл участогында плотинаны су басу нәтиҗәләре бетерелде. Хәзер юлда хәрәкәт ачылган.

Республиканың күпчелек елгаларында су күтәрелү күзәтелә. Нократ елгасында язгы боз китә бшлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100