news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда түбән лактозалы сөт җитештерә башлыйлар

Хәләл продукциянең ассортиментын киңәйтү дә күздә тотыла.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). «Агрокөч» АҖ Татарстанда түбән лактозалы сөт җитештерә башларга планлаштыра. Бу турыда Татарстан Авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мондый сөттә лактоза өлеше 0,1 процентка кадәр киметелгән, ә гади сөттә аның күләме уртача 4,7 процент тәшкил итә. Шуның хисабына түбән лактозалы сөт җиңел үзләштерелә һәм ашказанында да бернинди проблемалар тудырмый, шул ук вакытта барлык куллану үзенчәлекләре дә тулысынча сакланып кала», — ди «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Байрашева.

Хәләл продукциянең ассортиментын киңәйтү дә күздә тотыла, ул предприятиедә 2018 елдан башлап җитештерелә, предприятие кефир, катык, ряженка һәм каймак әзерләп чыгара.

«Без „Хәләл“ продукция линейкасын да киңәйтергә булдык, чөнки бу продуктларга сатып алучыларның ихтыяҗы бик зур. Сөт, эремчек продуктлары һәм май тәкъдим ителәчәк», — ди Светлана Байрашева.

news_right_1
news_right_2
news_bot