Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда түбән лактозалы сөт җитештерә башлыйлар
Хәләл продукциянең ассортиментын киңәйтү дә күздә тотыла.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). «Агрокөч» АҖ Татарстанда түбән лактозалы сөт җитештерә башларга планлаштыра. Бу турыда Татарстан Авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Мондый сөттә лактоза өлеше 0,1 процентка кадәр киметелгән, ә гади сөттә аның күләме уртача 4,7 процент тәшкил итә. Шуның хисабына түбән лактозалы сөт җиңел үзләштерелә һәм ашказанында да бернинди проблемалар тудырмый, шул ук вакытта барлык куллану үзенчәлекләре дә тулысынча сакланып кала», — ди «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Байрашева.
Хәләл продукциянең ассортиментын киңәйтү дә күздә тотыла, ул предприятиедә 2018 елдан башлап җитештерелә, предприятие кефир, катык, ряженка һәм каймак әзерләп чыгара.
«Без „Хәләл“ продукция линейкасын да киңәйтергә булдык, чөнки бу продуктларга сатып алучыларның ихтыяҗы бик зур. Сөт, эремчек продуктлары һәм май тәкъдим ителәчәк», — ди Светлана Байрашева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз