Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда түбәләрнең кардан чистартылуын тикшерү буенча комиссия булдыру тәкъдим ителде
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры муниципалитетларны түбәләрнең кардан чистартылуына игътибар итәргә чакырды.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә барлык катнашучыларның исенә Пензадагы ТЭЦ-1 белән бәйле гадәттән тыш хәлне төшерде. Шул уңайдан, түбәләрнең кардан чистартылган булуына игътибар итәргә чакырды.
“Кар бик күп ява. Мин сезнең бу сорауга бик игътибарлы булуыгызны үтенер идем. Урыннарда махсус комиссия төзеп, кардан чистартылмаган объектларны барларга кирәк. Кайбер урыннарда кар чамадан тыш күп. Биналарыбыз, нигездә, иске. Нократтан соң республикада төзелгән биналарның яртысында түбәнең квадрат метрга йөкләнеше 340 кг тигез. Совет чорында йөкләнеш 150 кг исәпләнгән була. Мәсьәләне игътибарсыз калдырырга ярамый”, - диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.
Министрның сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. “Карны хәзер чистартмасаң, ул яз көне су җыячак һәм бу эш авырлашачак. Карны чистартырга кирәк. Югайсә, бәлагә китерүе мөмкин”, - дип искәртте ул.
видео: tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз