news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда төбәк юлларында да тоталь контроль системасы камералары барлыкка киләчәк

Республика Дәүләт автоинспекциясендә видеофиксация системасын алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.

Татарстанда төбәк юлларында да тоталь контроль системасы камералары барлыкка киләчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда төбәк әһәмиятендәге трассаларда да тоталь контроль системасы камералары куелачак. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта тоталь контроль системасы республиканың федераль трассаларында эшли. Система 924 километр юлны контрольдә тота.

«Транспорт чаралары саны, автотранспорт хәрәкәте трафигы арту, ЮХИДИ шәхси составы кыскару сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешен даими камилләштерү кирәк», – дип аңлаттылар Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә юлларда видеокамералар санын арттыру планнары турында.

  • «Татар-информ» элек тоталь контроль системасы эшенең үзенчәлекләре турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot