news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларны чистарту ике сменада оештырылган

Автомагистральләрдәге кар һәм бозны 300 берәмлектән артык махсус техника чистарта

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар–информ”). Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларны чистарту ике сменада оештырылган. Автомагистральләрдәге кар һәм бозны 300 берәмлектән артык махсус техника чистарта, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Көн саен юллардагы бозлавыкны бетерү өчен 1000 тоннадан артык ком–тоз катнашмасы сарыф ителә. Бозлавыкка каршы көрәш, барыннан да элек, иң куркыныч участокларда: күперләр, юл үткәргечләр, җәмәгать транспорты тукталышлары, торак пунтлар аша уза торган юллар һәм башка урыннарында алып барыла.
Сүз уңаеннан, 2009 ел ахырында 2010 елга төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланудагы автомобиль юлларын карап тоту буенча дәүләт килешүе төзү хокукына ачык конкурс узды. Конкурста “Татавтодор” ААҖ, “Татнефтедор” ҖЧҖ, “Алексеевскдорстрой” ААҖ, “Каздорстрой” ААҖ, “Шешмадорстрой плюс” ҖЧҖ, “Брус” ҖЧҖ, “1 нче районара юл–төзелеш идарәсе” ҖЧҖ, “Чистай автодоры” ҖЧҖ җиңү яулады.
Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланудагы автомобиль юлларының озынлыгы 13604 чакрым тәшкил итә. Шуларның 56 процентына – “Татавтодор” ААҖ, 26 процентына – “Татнефтедор” ҖЧҖ, 8 процентына “Алексеевскдорстрой” ААҖ һәм башкалар хезмәт күрсәтә. Ихтыяҗ килеп чыкканда республика автомобиль юлларын кар һәм боздан чистартуга көн саен 800 берәмлектән артык махсус техника җәлеп ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100