news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сыер ите, балык һәм чәй арзанайды, кыяр белән помидор бәясе бик нык артты

Узган ике атнада, 26 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр, Татарстанда сыер ите, туңдырылган балык һәм кара чәйнең бәясе төште, шул ук вакытта, кыяр һәм помидор бик нык кыйммәтләнде.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлеге чорда барыннан да бигрәк кара чәй (килограммы 1040 сумнан 933 сумга кадәр) арзанайды. Хәзер бер килограмм сыер ите – 5 сумга (элеккеге 486 сум урынына 481 сум), балык исә 24 сумга (220 сум урынына 196 сум) арзанрак тора.

Шул ук вакытта, кыяр (147 сумнан 183 сумга кадәр) бик нык кыйммәтләнде. Помидор да хәзер 20 сумга (123 сум урынына 143 сум) кыйммәтрәк тора. Калган яшелчәләрнең (әйтик, суган, бәрәңге, чөгендер, кишер һәм кәбестә) бәясе үзгәрмәде диярлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100