news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда суыта

Казанда төнлә һава температурасы 13 градуска кадәр төшәчәк

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, вакыты белән бераз кар ява. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Алдагы төндә Татарстанда 7-13 градус салкын, көндез 5-13 градус суык булыр дип көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында иң җылысы, төньяк-көнбатышта иң салкыны булачак. Төнлә Казанда 13 градуска кадәр, көндез 7-13 градус суык. Аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. 7 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава, 22-27 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot