news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Суворовец” һәм “Алтын Барс” боз сарайлары ачылды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Суворов училищесына спорт кирәк-яраклары алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Татарстанда “Суворовец” һәм “Алтын Барс” боз сарайлары ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстанда берьюлы “Суворовец” һәм “Алтын Барс” боз аренасы ачылды. Казан Суворов хәрби училищесы мәйданында “Суворовец” боз сарае, ә Чүпрәле районында -“Алтын Барс” боз аренасы эшли башлады.

“Бүген бездә истәлекле вакыйга: Казанда һәм Иске Чүпрәле авылында боз сарайлары ачылды. Республикада физик культура һәм спортка, шулай ук хоккейга зур игътибар бирелә”, - диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин. Ул Суворов училищесына спорт кирәк-яраклары алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. 

Хәзер республикада 43 ябык түбәле боз сарае, 655 ачык хоккей тартмасы бар, аларның күбесендә җылы киенү-чишенү урыннары булдырылган. Татарстанда 31 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә. “Болар барысы да безнең “Ак Барс” хоккей командасының уңышлары аркасында”, - диде Татарсан Хөкүмәте җитәкчесе.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров видеоэлемтә режимында муниципалитетта яшәүчеләр исеменнән республика җитәкчелегенә Яңа ел бүләге – яңа боз аренасы өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Алтын Барс” боз аренасына спорт җиһазлары өчен сертификат тапшырды һәм бүген ачылган боз сарайларында иң матур җиңүләр теләде.

Объектларның тантаналы ачылышы видеоконференцэлемтә рәвешендә узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100