news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сурдо-тәрҗемәдә видео-вәгазьләр чыга башлый

Сурдо тәрҗемәдә вәгазьләр "Хозур ТВ" интернет каналында чыгачак.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). “Азан" радиосы студиясендә "Хозур ТВ" интернет каналы өчен яздырыла торган видео-вәгазьләр сурдо тәрҗемә белән эшләнә башлый. Сурдо тәрҗемәчеләрне "Ярдәм" хәйрия фонды тәкъдим иткән. Әлеге проект Татарстан мөфтие урынбасары, социаль проектлар юнәлешендә җитәкче, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов күзәтүе астында барачак.

““Ярдәм” мәчетендә җомга вәгазьләре, шулай ук бәйрәмнәрдә, Мәүлид ән-Нәбидә, мәсәлән, начар ишетүчеләргә сурдо тәрҗемә ясала. Алар бик рәхмәтле, кызыксынып килә. Без моны болай гына калдырмыйча видео журналда яздырып барабыз. Шул рәвешле эшләп “Хозур” нәшрият йортына вәгазьләрне сурдо тәрҗемәдә чыгару тәкъдиме белән чыктым. Бергәләшеп тәрҗемә итәбез”, - диде Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” агентлыгына проектны гамәлгә кую турында сөйләп.

“Азан” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов вәгазьләрне узган ел август аенда туплана башлавы турында әйтте. “Шуннан бирле гаилә, ата-ана һәм бала бурычлары, яшьләрне төрле агымнардан, төрле юнәлешләрдән ничек саклап калу, традицион ислам нигезләре һәм башка шул рухтагы, тәрбия һәм үгет-нәсихәт формадагы 3-8 минутлык вәгазьләр яздырдык. Алар бездә инде 100 дән артык эшләнде. Илдар хәзрәт Баязитов тәкъдиме белән аларны сурдо тәрҗемәдә эшлибез. Сурдо тәрҗемәне “Ярдәм” мәчете каршындагы белгечләр, аерым алганда Рәйсә апа Сәлимгәрәева эшләде”, - диде ул.

“Бу атнада эш башлана, киләсе атнада социаль челтәрдә группаларга куячакбыз, алга таба Хозур ТВ интернет телевидиниесендә дә китәчәк. Әгәр “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ярдәме булса, без аны район массакүләм матбугат чараларында, район телевединиеләренә дә чыгарыр идек. Хәзер эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, аннары “Татмедиа”га мөрәҗәгать итәргә дә була. Теләктәшлек булса, башка каналларга да чыгарырга мөмкин”, - диде Илнур Фәйзрахманов.

“Дин өлкәсендә тапшыруларны, вәгазьләрне сурдо тәрҗемәдә бирү проекты безнең илдә юк. Татарстан өчен һәм, гомумән, Россия киңлекләрендә бу зур яңалык. Кызыклы, кирәкле, дип уйлыйм. Яңалыклар, фильмнар тәрҗемә ителә, ә дини вәгазьләрне таба алмадым, бәлки гарәп илләрендә бардыр. Вәгазьләрне Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хайруллин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район мөхтәсибләре Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Апас районының мөхтәсибе Мирхәт Җәмәлиев укый, гомумән, кечкенә мәчетләр имамнарынан алып, мөхтәсибәләргә, казыйларга кадәр вәгазьләре яздырылган. Татарстан баш казые Җәмил хәзрәт Фазлыев вәгазьләрен дә кертергә җыенабыз”, - дип сөйләде “Азан” радиосы баш мөхәррире.

Алга таба ихтыяҗ булса, тәҗвид буенча, Коръән тәфсире буенча Казандагы Гали мәчетендәге дәресләрне сурдо тәрҗемә белән бирергә мөмкин булачак, бу зур күләмдәге эшләр”, – диде Илнур Фәйзрахманов.

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы әйтүенчә, мәчеткә начар ишетүче 60лап кеше килә. Алар өчен курслар да үткәрелә. “Бу проектка ихтыяҗ бар” , - диде Илдар хәзрәт Баязитов.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100