news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке кырда янгын чыгуга сәбәп булган

Кичә 14.55 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Татарстанның Чирмешән районы Иске Ильмово авылы янында кырда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттәш тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр 100 кв.метр мәйданда уңышны җыеп алганнан соң калган иген сабаклары януын ачыклаган.

Янгында зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуга тәмәке тартканда ут белән сак эш итмәү сәбәп булган. Янгын китереп чыгаручыны ачыклаганнар. Хәзер ир-атка 15 мең сум штраф түләргә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100