news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сулык яр буйларында машина куйган өчен штраф салалар

Машина кую өчен махсус урын булмау җаваплылыктан коткармый, дип әйтә белгечләр.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россиядә су саклау зоналарында автомобиль парковкалары тыелган. Физик затлар өчен штраф суммасы 3 меңнән 4,5 меңгә кадәр каралган, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Вазифаи затларга штраф 8дән 12 меңгә кадәр, юридик затларга исә 200дән 300 меңгә кадәр билгеләнгән.

Ведомство белгечләре әйткәнчә, су саклау зоналарында автомобильләрен күбрәк гади кешеләр калдыра. Алар ял иткәндә сулыкларга якынрак булырга тырыша.

Су саклау зонасының киңлеге сулык зурлыгына карап, 50дән 500 метрга кадәр билгеләнә. Ул суны пычранудан саклау өчен кирәк. “Автостоп” операциясе башланган вакыттан Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре су саклау зоналарында 150дән артык кагыйдә бозу очрагы ачыклаган. Андый очраклар Мишә, Идел, Чулман елгаларында, шулай ук Урта Кабан, Чебакса һәм Изумрудное күлләрендә теркәлгән.

Машина кую өчен махсус урын булмау җаваплылыктан коткармый, дип әйтә белгечләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100