news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда суктырылган ашлык күләме буенча алдынгы биш район билгеле

Татарстанда суктырылган ашлык күләме буенча алдынгы биш район билгеле
"Татар-информ" архивы

Татарстанда быел суктырылган ашлык күләме буенча муниципалитетлар арасында Арча, Буа, Тәтеш, Минзәлә һәм Мөслим районнары алдынгылар рәтенә чыкты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәйданнар кимүгә карамастан, суктырылган ашлык күләме узган елгыдан шактый югары. Аерым алганда, 2021 елга караганда, күрсәткеч 2,2 тапкырга, 2018-2020 елларның уртача күрсәткече белән чагыштырганда 19,5 процентка арткан», - диделәр министрлыкта.

Ведомствода аңлатуларынча, ашлыкны суктыру күрсәткечен күтәрүгә уңышны арттыру исәбенә ирешелде, ул 2018-2022 еллларда рекордлы булды.

Татарстан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю буенча Россиядә 16нчы урында тора. Узган ел эсселек һәм корылык аркасында республикада 2,3 млн тоннадан артык кына бөртекле һәм кузаклы культура җитештерелде. Быел игенчеләр 5 млн тоннадан артык ашлык җыеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100